Татарстанда кеше үлеменә китергән юл һәлакәте, зыян күрүчеләр арасында бала да бар

-- Alfia

Авария Татарстанның Теләче районында Мамадыш юлында булган.

Татарстанның Теләче районында ике автомобиль бәрелешүендә бер кеше үлгән, өч өлкән кеше һәм бала хастаханәгә озатылган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына авария шаһитлары хәбәр итте.

Юл-транспорт һәлакәте Татарстанның Теләче районында Мамадыш юлында булган. Шаһитлар сүзләренчә, анда “Шевроле Круз” һәм “Лада Икс Рей” бәрелешкән.

Авариядә бер хатын-кыз үлгән, өч ир-ат һәм бер баланы хастаханәгә алып киткәннәр.

 

Мәгълүмат:tatar-inform

 

Бәйле