Хабаровскийда лагерь яна, үлүчеләр дә бар

-- Alfia

Хабаровск өлкәсендә балалар лагерында көчле янгын чыккан. Әлеге янгында 10 яшьлек кыз тереләй янып үлгән, тагын 3 бала хастаханәдә үлгән.

«Холдоми» лагерында төнлә балалар ял итә торган палаткалар яна башлаган. Урында барлыгы 189 бала була. 26 палаткадан 20 янып бетә. Хабаровск өлкәсенең губернаторы Сергей Фургал әйтүенчә, әлеге лагерь рөхсәтсез эшләгән. Әти-әниләр һәм балаларга психологик ярдәм күрсәтелә. Күп кенә балалар әлеге хәлдән куркып калганнар. Тикшерү комитеты «саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

 

Бәйле