Каты кыйналып, коточкыч тән җәрәхәтләре алган Ингушетия кызының хәлендә үзгәрешләр бар

-- Alfia

Балалар хирургиясе һәм травматология фәнни-тикшеренү институтының матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә,  табиблар терапия ярдәмендә кыйналган Ингушетия кызының сул кулы ампутациясен булдырмауга ирешкәннәр.

«Уздырылган терапия сул кул ампутациясен булдырмаска мөмкинлек биргән», — дип хәбәр итә РИА Новости.

Шул ук вакытта фәнни-тикшеренү институтында «өйдә кулларны каты итеп бинтлау аркасында, ике көннән артык вакыт эчендә нервлар зыян күргән, нәтиҗәдә, кызның сул кулында хәрәкәтләре юк һәм сизгерлеге кимегән»,  дип әйтәләр.

Гомумән алганда, аның хәле тотрыклы дип билгеләп үтелә. Кызның «аппетиты яхшы» һәм аны «акрынлап аякка бастыралар».

  • 4 июльдә баланы авыр хәлдә: коточкыч тән җәрәхәтләре белән Ингушетия хастаханәсенә китерәләр. Соңыннан җиде яшьлек кызны Мәскәүгә алып киләләр. 6 июльдә җинаять кылуда шикләнелеп, зыян күрүченең апасы кулга алына.

 

Мәгүлъмат: russian.rt.com

Бәйле