Гөлсирин Абдуллина йөклелек турында серне чиште

-- Лейла

//Tatar Today//

Яшь җырчы Гөлсирин Абдуллина  инстаграмындагы  язылучылары белән элемтәне бер дә өзми. Менә әле күптән түгел генә ул аларның сорауларына җавап бирде, аларны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Сораулар арасында иң популяр булган «Кайчан бәбиләр?» — дигән сорауга ул ‒ «Аллаһ биргәч!» дип җавап бирә.

«Нәрсәне кичерә алмас идең?» ‒ «Хыянәтне»

«Ничек гаилә тормышы? Ошыймы? Бәхетле булыгыз!» ‒ «Мин уйлаганга караганда да әйбәтрәк»

«Сез йөклеме?» ‒ «Юк әле…»

«Туегызда Айсылу Габдинова була дигән идегез, булмадымы әллә? Дуслыгыгыз беттеме әллә?» ‒ «Бетмәде! Кызганыч, килә алмадылар»

«Кияүдә рәхәтме соң? Рәхәт булса ние белән рәхәт? Рәхәт булмаса ни өчен?» ‒ «Әлбәттә, әти-әни канаты астында яшәү бик рәхәт! Олы тормышка аяк басу инде олыларча. Үз гаиләң, үз ояң. Мин уйлаганга караганда да рәхәт. Ни өчен, чөнки эшне үзең генә башкармыйсың, барысын да икәү бергә, һаман бергә, гел бергә булгач рәхәт…»

Туй, балдаклар, танышу тарыихларын кагылдырган сораулар да бар. Яшь парлардан «девичник», «мальчишник» үткәрү — үткәрмәүләре белән дә кызыксынганнар. «Девичник та, мальчишник та үткәрмәдек. Никах булгач андый нәрсәләр кирәк түгелдер дип уйлыйбыз. Вакыт та җитмәде…» — дип җавап кайтарган Гөлсирин.  Ә күз авын алырлык туй күлмәген кәләш Чаллыдан тапкан икән.

Мәгълүмат Гөлсирин Абдуллинаның инстаграмыннан алынды

Бәйле