Ленинград өлкәсендә 3 яшьлек кызны ит чүкече белән кыйныйлар

-- Alfia

Ленинград өлкәсенең Мга бистәсендә урнашкан фатирда кыйналган 3 яшьлек кызны табып алганнан соң, җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының төбәк буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итәләр.

Элегрәк 3 яшьлек кызны реанимация бүлегенә озатулары  хакында хәбәр ителгән иде. Өлкә тикшерү идарәсе ачыклаганча, табиблар зыян күргән кызның хәлен канәгатьләнерлек дип бәяли.

Ведомствода күрсәтелгәнчә, Россия Җинаять кодексының «кече яшьтәгеләргә  корал сыйфатында кулланыла торган әйберләр белән сәламәтлеккә урта дәрәҗәдәге зыян салу» маддәсе буенча эш кузгатылган.

Мга бистәсендә яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз әлеге җинаятьне кылуда шикләнелеп тоткарланган.

Тикшерү органнары версиясе буенча, 22 июльдә хатын-кыз Мга бистәсендә үз фатирында була. Ул исерек килеш 3 яшьлек кызның  башына һәм тәненең төрле өлешләренә ит чүкече белән суга.

 

Мәгълүмат: mk.ru

Бәйле