Казанда 4 яшьлек кыз циркка тамаша карарга барып, умыртка баганасын сындыра

-- Alfia

Казан циркында дүрт яшьлек кыз умыртка баганасын сындырган, дип хәбәр итәләр Россиянең Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә.

Бу хәл 18 июль кичендә Зорге урамында була. 4 яшьлек кыз әнисе белән «Аква шоу» тамашасына килә. Тәнәфес вакытында алар баскычтан аска төшә башлый, аяк астындагы баскыч сынып, кыз асфальтка барып төшә. Сабыйны умыртка баганасының компрессион сынуы нәтиҗәсендә «ашыгыч ярдәм» машинасына озаталар.

Тикшерүчеләр «кулланучылар тормышы яисә сәламәтлеге иминлеге таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан. Бу вакыйга хәзерге вакытта тулырак ачыклана.

 

Мәгълүмат: kazan.aif.ru

Бәйле