Фирдүс Тямаев яңа һөнәр үзләштергән

-- Лейла

Шоу-бизнес артистлардан гел яңалык, үзгәреш таләп итә. Нишлисең, заманасы шул. Бер җирдә генә тапталып халык күңелен яулап булмый. Шул нисбәттән,  Илсөя Бәдретдинова «ИБ-бәйрәм», Әбри Хәбриев «МүлмәFest» оештырды. Фирдүс Тямаев та шундый үзенчәлекле бәйрәмне өченче тапкыр үткәрә. Быел да җырчының туган авылы Түбән Норлатта гөрләп «ТямаевFEST» үтте.

«Авылдашлар, килгән кунаклар, бәйрәмне өченче тапкыр үткәрәбез. Гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмыйча, аларны искә төшереп, «ТямаевFEST»ны оештырырга булдык. Бәйрәмебез елдан-ел матурая бара, кунаклар күбәя. Былтыр җиде мең кеше булды. Аллаһы Тәгалә шундый матур көн бирде. Бәйрәмебез гөрләп бара! Ул безнең Түбән Норлатыбызны тагы да берләштерде, дуслаштырды», — дип башлады бәйрәмен җырчы. Фирдүс белдерүенчә, бәйрәмдә егерме меңгә якын халык булган.

«Әле, Аллаһка шөкер, Фирдүс авылыбызда күпер салды. Аны бит председательләр дә эшләтә алмадылар. Ә улым, гади авыл баласы булса да, ерып чыкты», — дип сөйләде бер әңгәмәсендә әнисе Галия апа.

Димәк, Фирдүс тамашачысын җырлары белән генә түгел,  күпер дә салып сөендерә икән.

Чыганак: Сәхнә журналы

Бәйле