Көчле яңгырлар сәбәпле, Сочида күңелсез хәл була

-- Alfia

Озак вакыт көчле яңгырлар яву сәбәпле, Сочи үзәгендә, “Джубга-Сочи” автомобиль юлының 10 метр өлеше убылган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә. 

Шәһәрнең үзәк районында барлыкка килгән чокырның тирәнлеге якынча 5 метр. Убылган җир А-147 юлының бер өлеше булып санала, дип хәбәр иттеләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Хәзерге вакытта Сочида шторм кисәтүе игълан ителгән. Елгаларда критик билгеләргә кадәр су күтәрелү һәм ташкыннар агу куркынычы бар.

Алдарак Сочиның Үзәк һәм Лазаревский районнарындагы берничә урамны су басуы һәм шул сәбәпле Барановский авылында ташкыннар агу турында хәбәр ителгән иде.

 

Мәгълүмат: tatar-inform
Фото: depositphotos.com

 

Бәйле