Волгоград өлкәсендә күп югалтуларга китергән юл һәлакәте [видео]

-- Alfia

Волгоград өлкәсенең Дубов районында каршы яктан килүче автобус белән бәрелешеп, Пермь өлкәсендә яшәүче 29 яшьлек хатын һәм аның 36 яшьлек ире һәлак була.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, 29 яшьлек хатын-кыз «Kia Sportage» машинасы белән «Сызрань – Саратов – Волгоград»  юлы буйлап Волгоград ягына таба барганда, трассаның 574 чакрымында, Toyota машинасы белән бәрелешүдән качып, каршы якка чыга һәм «Хигер»  автобусы белән бәрелешә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә «Киа» машинасының шоферы һәм 36 яшьлек пассажиры ашыгыч ярдәм килгәнче һәлак була, «Киа» машинасының 5 яшьлек пассажир кызы хастаханәгә озатыла, 16 яшьлек автобус пассажирына шунда ук ярдәм күрсәтелә. Юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү үткәрелә, бу вакыйганың барлык шартлары билгеләнә.

Башкортстаннан килгән Toyota йөртүчесен юл-транспорт һәлакәте урыныннан 10 чакрым юл үткәч туктатып, кире кайтырга мәҗбүр итәләр.

 

Мәгълүмат: bashinform.ru
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий