«Холдоми» лагеренда янган балаларның гаиләләре компенсациясез кала

-- Лейла

Җитәкчелекне кулга алу сәбәпле, компания матди ярдәм күрсәтә алмый.

«Холдоми» тау чаңгысы комплексы җитәкчелеге Хабаровск краенда палаткалы лагерьда һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә компенсацияләр түли башлау мөмкинлеге булмау турында хәбәр иттә. Бу хакта оешманың рәсми сайтында урнаштырылган хәбәрдә әйтелә.

«Бу процессуаль кыенлыклар гына — безгә җитәкчеләрнең рәсми документларга һәм запросларга имзалары кирәк», — диелә оешма хәбәрендә. Анда фирманың эше туктатылган, әмма нинди срокка мәгълүмат юк һәм шул сәбәпле «кешеләргә берни дә вәгъдә бирә алмыйбыз», дип ассызыклыйлар.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, сәламәтлеккә авыр һәм уртача зыян китергән зыян күрүчеләргә 400 әр мең сум акча бирергә. Сәламәтлеккә җиңел зыян килүчеләргә 200әр мең сум акча түләргә тиешләр иде.

Чыганак: www.mk.ru

Бәйле