Казанда ир белән хатын, аерылышу сәбәпле, 1 яшьлек кызларын караңгыда юлда ташлап калдыра [фото]

-- Alfia

Казанда ир белән хатын, аерылышу сәбәпле, 1 яшьлек кызларын караңгыда юл читенә ташлап китә.

Юл читендә утыручы кызны таксист күреп ала, аның пассажиры полиция һәм “ашыгыч ярдәм” чакырта. Полиция хезмәткәрләре әлеге күренешкә ачыклык кертеп ятканда, баланың әти-әнисе дә килеп җитә.

Билгеле булганча, ир белән хатын хәзер аерылыша. Ул вакыйга булган кичне алар мөнәсәбәтләрен хәл итә. Алар икесе дә үз машиналары белән була. Сөйләшү азагында, ир кеше китеп бара, ә хатын–кыз кечкенә баласын кеше йөрми торган юл читендә калдырып китә. Кире әйләнеп килгәндә, аларны полиция хезмәткәрләре каршы ала.

Аларга әлеге гамәлләре өчен,  нибары 500әр сум штраф каралган.

 

Мәгълүмат: kazan.kp.ru

Бәйле