Хәрбине Татарстан мөфтиясенең аппарат җитәкчесе итеп куялар

-- Лейла

Татарстан мөфтиятенең аппарат җитәкчесе итеп хәрби фазифаларда эшләгән Фәрит Вәлиев расланган.

Казан Кирмәне мөфтилеккә Камил Сәмигуллинны утырткач оешма эшчәнлеген күзәтү өчен диннән шактый ерак, аның каравы дәүләткә лояль һәм ышанычлы кешеләрне куя башлаган иде. Муллалар белән идарә итүне үз вакытында «Татмедиа»ның элекеге башлыгы Айдар Сәлимгәрәев, милициянең элекке полковнигы Рәфис Шаһвәлиев, Татарстан президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе башлыгы булып эшләгән Алберт Гариповка йөкләгәннәр иде.

Узган көздә Гарипов мөфтиятнең аппарат җитәкчесе кәнәфиннән Яшел Үзән районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары урынына күчкәч, бу вазифа бушап калды. Азатлык чыганаклары белдерүенчә, шул вакыт эчендә мөфти Сәмигуллин аппарат җитәкчесе итеп үз кешесен куярга теләк белдергән. Тик Казан Кирмәнендә Камил хәзрәт тәкъдим итеп караган нәмзатлар исемлеге ошамаган, күрәсең. Нәтиҗәдә хәзер бу вазифаны чираттагы хәрби башкара.

Фәрит Вәлиев турында ачык чыганакларда әлләни мәгълүмат юк. Аның эчке эшләр министрлыгы полковнигы булганлыгы һәм моңа кадәр Татарстан гадәттән тыш хәлләр министры ярдәмчесе булып эшләгәне мәгълүм.

Мөфтият хезмәткәрләренә Фәрит әфәндене агымдагы ай башында ук тәкъдим иткәннәр, ул хәтта Казыйлар шурасы җыелышында баш казый Җәлил Фазлыевның уң ягында утырып корбан гаете көнен раслауда катнашкан. Тик диния нәзарәте сайтында аның турында бөтенләй хәбәр юк.

Татарстан мөселманнары диния идарәсендә төрле вазифаларга куәт структуралары яки элеке хәрбиләрне билгеләү инде традициягә әверелеп бара. Узган елның ноябрендә «Вакф» фондының мөдире, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдин урынына Русия хәрби көчләрендә хезмәт итеп пенсиягә чыккан Дамир Галиевне куйдылар.

Чыганак: Чит ил агентлыгы

Бәйле