Айдар Галимов Хәния Фәрхи китү хәбәрен кайда һәм ничек ишетүен әйтә

-- Alfia

// Tatar Today //

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов 2017 елның 27 июлен искә ала.

Ул көнне Айдар Галимовның Башкортстанның Аскын районы үзәк паркында ачык һавадагы җәйге концерты була. Шуңа әзерләнеп йөргәндә, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафат булу хәбәре килеп ирешә аңа. «Бу коточкыч хәбәрнең яшен тизлеге белән таралуы, кызганычка каршы, аның чын икәнлегенә ышанырга мәҗбүр итә иде…» — ди ул.

Җырчы өчен иң авыры үзен кулга алып, халык алдына чыгып концертны башлау була.
«Хәния Фәрхи хакына бер минут тынлык игълан иттек, һәм мин аңа багышлап «Кадерле җан» җырын башкардым…» — дип искә ала Айдар Галимов әлеге кайгылы көнне.

 

Мәгълүмат Айдар Галимовның инстаграмыннан

Бәйле