«Без бит бер районда яшибез, энекәш өчен дә тап бит инде бу»

-- Alfia
Энекәш белән ике ел аерма белән гаилә кордык без. Башта мин кияүгә чыктым, ике елдан соң энекәш килен алып кайтты. Килгән кеше дип, килен дип, юктан гаеп эзләмим. Иремнең ата-анасы, аларның туган-тумачасы өчен үзем дә шул ук килен бит инде мин. Әмма яши-яши мин шуны аңладым: безнең килен аеруча да ахмак килен ул. Минем бик тә ачу килә аңа.
Сөйлим әле. Кияүгә чыккач, безнең кыз туды. Ә энекәшләр малай алып кайттылар. Бала-чаганың тишелмәгән, таплар белән катып бетмәгән киемнәрен ташламыйсың бит инде. Йә саклап куясың, йә кешегә бирәсең. Кыйммәт бит киемнәр, бала-чагадан кайбер киемнәр өр-яңа кала бит. Килен бездән шуларны гел алып китеп торды. Башта үзем дә теләп бирдем. Биләүдә генә яткан яки әле тәпи киткән балага кыз киеме ни дә, малай киеме белән йөрсә ни булган, дидек.
Әмма хәзер балалар зур бит. Аның малаена өч тулып килә, тиздән балалар бакчасына китәр, чиратта торалар алар. Ә ул һаман да малаена чәчәкле колготки, төрле феялар төшкән футболка кидертә. Өйдә генә түгел бит, кибеткә дә шуларны кидертеп алып чыга. Ахмак дими, ни дисең инде аңа тагын!
Мин башта әйтмәдем. Үз баласы, үзе белә торгандыр дидем. Аннан шулай да түзмәдем, әйттем. Без бит бер районда яшибез, кеше күрер дә, көләр сыман тоела миңа. Энекәш өчен дә тап бит инде бу. Ишетелә инде, кайбер кеше туктап: нинди матур кыз бу дип әйтә ди. Кызлар сыман киендергәч, кыз дип карый инде кеше.
Энекәшне дә ахмак дип уйлыйлар төсле кебек тоела башлады инде хәзер. Әни әйтә: “Бүтән бер киемеңне дә бирмә!” – ди. Бирмим инде, булганнары да әнә күпмегә җитте бит.
Шыр хәерчеләр булса, әйтмәс тә идең әле аны. Энекәш эшли бит минем, акчаны ай саен алып кайта. Үз балаңа кием генә алмаслыкмы. Әниләр дә базарга чыккан саен ни булса да алмыйча кайтмыйлар. Бар бит киемнәре, ул кигертергә жәлли генә. “Садикка кияргә дип саклап тотам”, – ди. Булган киемне ни дип сакларга инде аны? Болай кеше көлдереп йөри.
Роза, Актаныш
Мәгълүмат: beznen_avil
Фото: karudo.kz

Бәйле