Коточкыч җинаять: Мәскәүдә 24 яшьлек кызны кыргыйларча үтереп, чемоданга яшерәләр

-- Alfia

27 июль кич белән Мәскәүдә 24 яшьлек кызның үле гәүдәсен чемоданда табалар. Аның муенында һәм тәненең башка өлешләрендә пычак белән ясалган җитди тән җәрәхәтләре табыла. Бу хакта РЕН ТВ телеканалы хәбәр итә.

Мәгълүматлар буенча, кызның үле гәүдәсен кыз арендага алган Пырьев урамындагы йорттагы фатир хуҗасы таба, чөнки аңа озак вакыт кызлары белән элемтәгә керә алмаган ата-ана борчылып мөрәҗәгать итә.

Кыз медицина уку йортында белем ала торган була. Шулай ук ул инстаграмда үзенең укуы һәм сәяхәтләре турында уртаклашып, үз сәхифәсенә 80 меңнән артык язылучы җәлеп итеп өлгерә.

Җинаять шартлары тикшерелә. Башлангыч версия буенча, кызны кыргыйларча үтерүнең сәбәбе көнчелек була ала.

 

Мәгълүмат: mk.ru

Бәйле