Татарстанда кечкенә малайның гомере әздән генә эт талаудан өзелмәгән

-- Alfia

// Tatar Today //

Чаллы хирургларының кулында 11 яшьлек малайның киләчәге хәл ителгән. Табиблар әйтүенчә, эт корбаны булган малайның тәнендә исән урын булмый. 

Июль аенда Чаллыда коточкыч хәл була. Бер төркем балалар яр буенда урнашкан поселокка саф һавада уйнарга дип киләләр. Кинәт шунда урнашкан хуҗалыкларның берсеннән бәйдән ычкынган эт килеп чыгып, балаларга һөҗүм итә. Малайларның күбесе качырга җитешә, ләкин 11 яшьлек баланы эт бик каты талый. Тирән тән җәрәхәтләре алган малайны ашыгыч рәвештә оперировать итәләр. Табиблар сүзләренчә, сабыйның йөзен дә яңадан тегәсе була. Сызлануларга түзә алмаган баланы дарулар ярдәмендә йоклатып торалар. Хәзерге вакытта малай терелеп килә.

 

Фото: news.yandex.ru

Бәйле