Лилия Муллагалиева Казан хастаханәсендә эшләүче табиб турында: «Күпме кешегә зыян салды икән?»

-- Alfia

// Tatar Today //

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Казанның 18 нче хастаханәсенә флюорография үтәргә баручыларны һәм барырга җыенучыларны кисәтә.

Лилия Муллагалиеваның апасы әлеге хастаханәдә эшләүче Р.Ф. Раимова исемле табибның ялган тасвирлама язып бирүе аркасында харап була язган. Бу хакта җырчы инстаграмда хәбәр итә.

Лилиянең язылучылары да бу хәлгә битараф калмый. Әлеге язма астында кайбер табибларның белем дәрәҗәләре түбән булуга басым ясалган комментарийлар язып калдыралар. «Министерствога мөрәҗәгать итәсегез бар иде инде», — дигән эчтәлектәге фикерләр дә калдыручылар бар. Лилия Муллагалиева министерствога да хат язган. Ләкин кешегә мәгълүмат тизрәк барып җитсен өчен, инстаграмда да бу турыда хәбәр итәргә карар кылган ул.

«Шушы табиб аркасында күпме кеше харап булды икән?» — ди җырчы һәм халыкны сак булырга өнди.

 

Мәгълүмат Лилия Муллагалиеваның инстаграмыннан

 

Бәйле