Нигә Эмин Агаларовка Элвин Грейны татар-башкорт җырчысы дип әйтмиләр?

-- Alfia

// Tatar Today //

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей Бакуда «Эссе» («Жара») халыкара музыка фестивалендә катнаша.

Элвин Грей үзе генә түгел, лейблның танылып килүче йолдызы Бабек Мамедрзаев та биредә була. Алар дөньяга танылган шәхесләр белән фотога төшәләр һәм хис-кичерешләре белән бүлешәләр. «Әзербайҗан, онытылмас хис-кичерешләр өчен рәхмәт сиңа! Эмин Агаларов, кунак иткәнгә һәм дөньякүләм масштабта оештырылган фестиваль өчен зур рәхмәт!» — ди Элвин Грей.

Эмин Агаларовка Радикны башкорт йолдызы дип тәкъдим итәләр. «Бу стадионнар җыючы башкорт йолдызы, беләсеңме?» — дип сорый дусты Эмин әфәндедән, ул: «Әйе! Әлбәттә, үзең сөйләдең бит!»- дип җавап бирә.


Бәйле