Зөлфәт Зиннуров гаиләсенең зур шатлыгы белән уртаклаша [видео]

-- Alfia

Саба районы мәгариф бүлеген җитәкләгән, Россия һәм Татарстанның атказанган укытучысы Шамил Зиннуровка багышлап “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең!” дип исемләнгән китап нәшер ителгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә аның улы, танылган шоумен, “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров сөйләгән.

“Саба районы Сатыш авылы урта мәктәбе әти исемен йөртә, аңа багышланган музей бар. Барлык материалларны сеңлем Алия туплады. Китапта әти белән бергә эшләгән хезмәттәшләрнең, Казан мәгариф системасында эшләгән танылган шәхесләрнең язмалары урын алды. Китап аның тормышы һәм иҗат юлына багышланды”, — диде ул.

Зөлфәт Зиннуров сүзләренчә, Шамил Зиннуров Саба районы мәгариф бүлеген 21 ел җитәкләгән. “Әтинең якты истәлегенә багышлап язылган китапта гаиләбез зур хезмәт куйды. Анда безнең хатирәләр, истәлекле фотографияләр дә бар”, — диде ул.

Китапның һәр бите төсле, калын тышлы материалдан эшләнгән. “Соңгы фикерне укучы әйтер. Тиражы – 1500 данә. Китапны Сабада һәм Казанда алып була. Алырга теләге булганнар миңа мөрәҗәгать итә ала”, — диде Зөлфәт Зиннуров.

 

Мәгълүмат: tatar-inform сайтыннан Һәм Зөлфәт Зиннуровның инстаграмыннан

Бәйле