- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстанның Лаеш районында «Лада» һәм «Фольксваген» капма-каршы бәрелешеп бер кеше үлгән һәм икесе зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
«Алдагы көнне 15.05 сәгатьтә Саескан Тавы – Шәле автомобиль юлының 15нче чакрымында, башлангыч фаразлар буенча, «Лада Приора» автомобилен йөртүче 58 яшьлек ир-ат куркынычсыз тизлек сайламыйча каршы як полосага чыга һәм «Фольксваген Поло» автомобиле белән бәрелешә», – дип сөйләделәр ЮХИДИда агентлыкка.
Юл-транспорт һәлакәтендә гаепле дип фаразланган кеше алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә. Чит ил машинасының имгәнгән 29 яшьлек йөртүчесе һәм «Ладаның» төрле җәрәхәтләр алган 53 яшьлек пассажиры хастаханәгә озатылган.
Мәгълүмат: tatar-inform