Татарстан һәм Самара өлкәсе чигендәге юл һәлакәтендә 4 кеше зыян күрә

-- Alfia

Татарстан һәм Самара өлкәсе чигендә микроавтобус белән йөк автомобиле катнашындагы юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне үз күзләре белән күргән кешеләр хәбәр итте.

«Кичә көндез Степное Мамыково авылы янында «Соболь» микроавтобусы һәм «КАМАЗ» автомобиле бәрелешкән. Нәтиҗәдә, автобус юл читенә төшеп киткән», — дип искәртте алар.

Юл һәлакәтендә дүрт кеше зыян күргән. Төрле тән җәрәхәтләре алган автобус шоферын һәм өч пассажирны Нурлат Үзәк район хастаханәсенә озатканнар.

 

Мәгълүмат: tatar-inform

Бәйле