Татарстанда теракт оештырырга йөрүчеләрнең кем булулары ачыкланган

-- Лейла

Татарстанның Түбән Кама сәнәгать зонасында теракт оештырырга йөргән ике ир-атның кем булулары ачыкланган.

Ир-атларның икесе дә өйләнгән, өчәр балалары бар. Алар Түбән Камада Яндекс.Таксида эшләгәннәр һәм ИГИЛ (Россиядә тыелган террористик организация) тарафдарлары булганнар.

Ир-атлар 29 сентябрьгә кадәр СИЗОга озатылган. Алар үзләренең террористик гамәл кылырга җыенуларын инкарь итәләр. Ә аларда табылган шартлаткыч матдәләрне гаепләнүчеләр кемдер ташлап калдырган, дип баралар. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле