Татарстанда фаҗига: 4 яшьлек бала эт талаудан коточкыч тән җәрәхәтләре ала

-- Alfia

Күрше этенең һөҗүм итүе нәтиҗәсендә, Татарстанда дүрт яшьлек малай коточкыч тән җәрәхәтләре алган. Гадәттән тыш хәл 18 июльдә Минзәлә районының бер авылында булган.

Бала гаиләсе белән туганнарына кунакка килгән була. Балалар урамда йөргәндә күрше ишегалдыннан эт йөгереп чыгып, әлеге сабыйга ташлана. Бу хәл турында белеп, малайның әти-әнисе гадәттән тыш хәл булган урынга килеп җикәндә, бала аңсыз ята торган була.

Авылга ашыгыч ярдәм чакыртып, баланы район хастаханәсенә алып киләләр. Баланың башына, аягына, муенына, гәүдә өлешенә, йөзенә бик нык зыян килгән. Яраларын тегеп, шул ук көнне сабыйны Чаллыдагы Балалар диагностик үзәгенә җибәрәләр. Чаллыдан баланы Казан хастаханәсенә (ДРКБ) алып киләләр. Хәзерге вакытта зыян күрүченең хәле тотрыклы.

 

Мәгълүмат: evening-kazan.ru
Фото: newsoboz.org

Бәйле