9 ел элек Казан тарихында иң эссе көн була – 2010 елның 1 августында термометрлар рекордлы +40 °C күрсәтә.
Антициклонның 50 көн буена салкынча һәм дымлы һава үткәрмәве аркасында, Казан һәм бөтен Россия буйлап аномаль җылылык саклана.
Шулай ук Россиянең үзәк өлешендә янгыннар булу сәбәпле, Казанны төтен пәрдәсе уратып ала. Төтен урманнары янган Марий Элдан Идел һәм Казансу елгалары буйлап бирегә кадәр килә.
Һава торышы 20 августта гына уңай якка үзгәреш ала, термометрлар +22°C күрсәтә башлый.
Мәгълүмат: kazan.retro