Болгариядә Бургастан Варнага барганда Молдавия балалары булган автобус янып китә.
Бу хәл 3 августта җирле вакыт белән 15:40 сәгатьтә була. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәде, дип билгеләп үтелә. Янгынның сәбәпләре билгесез.
Ә 2 августта Төркиянең төньяк-көнбатышында пассажирлар белән тулы автобус яна. Биш кеше, шул исәптән бер бала һәлак була, тагын 15 кеше хастаханәгә салына. Башлангыч мәгълүматларга караганда, салонда кофемашина янып киткән.
Чыганак: Известия