Ике көндә — ике автобус яна. Зыян күрүчеләр бар [видео]

-- Лейла

Болгариядә Бургастан Варнага барганда Молдавия балалары булган автобус янып китә.

Бу хәл 3 августта җирле вакыт белән 15:40 сәгатьтә була. Һәлакәттә беркем дә зыян күрмәде, дип билгеләп үтелә. Янгынның сәбәпләре билгесез.

Ә 2 августта Төркиянең төньяк-көнбатышында пассажирлар белән тулы  автобус яна. Биш кеше, шул исәптән бер бала һәлак була, тагын 15 кеше хастаханәгә салына. Башлангыч мәгълүматларга караганда, салонда кофемашина янып киткән.

Чыганак: Известия

Бәйле