Сарытауда гаскәрдә хезмәт иткәндә һәлак булган 23 яшьлек Наил Акчурин институттан соң гаскәргә барырга теләмәсә дә, авылда яшәүче әти-әнисе яхшы эшкә урнаша алмас дип барырга күндергән. Наил татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашты.
Сарытау өлкәсе Базарлы Караболак районы Шнәй авылында туган Наил Акчурин армиягә узган елның декабрь башында алына. Хезмәт итәренә ярты елдан да азрак вакыт калып барганда Наил һәм тагын өч солдат бензин бушатканда янгын чыгып, янып үләләр.
Медиа язуынча, 13 июль көнне Сарытау өлкәсе Вольный районы Сенной бистәсендәге хәрби частька бензин тутырылган цистерна килә. Дүрт егет цистернадан ягулыкны ЗИЛ автомобиле нигезендә корылган суырту станциясе ярдәмендә бензин ташучы машинага агызалар. Дүртенче рейс вакытында ягулыкка ут каба. Беренчел мәгълүматларга караганда, эш вакытында ягулык ага торган җиңсә ертылып киткән. Бензин ЗИЛ автомобиле моторына эләккән, кызган моторга ут капкан.
Наилнең әтисе Шнәй авылында яшәүче Таһир Акчурин Азатлыкка әйтүенчә, бу фаҗиганең төгәл нечкәлекләре әле билгеле түгел. «Хәзер тикшерү бара», диде ул.
Авылда үз хуҗалыгында төрлек тоту, бәрәңге үстерү белән көн күрүче гаилә бу хәсрәтне ничек күтәрербез дип борчыла.
«Иң яраткан баламны югалттым. Без ике кыз бер малай үстердек. Өчесе дә югары белемле. Наил улым Сарытау социаль-икътисад институтының икътисад иминлеге факультетында укыды. Укыганда ук Сарытауда затлы саналган “Жемчужина” отеленә эшкә урнашты. Индивидуаль програм белән эшләп укыды. Гомумән, белем алуга тартылды. Мәктәпне дә яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Фотосы әле дә мәктәптә Мактау тактасында эленеп тора. Районда аккордеон классында музыка мәктәбен тәмамлады. Лидер буларак аерылып тора иде.
Наил өченче курстан соң армиягә барырга атлыкты. Әмма әнисе һәм мин, институтны бетергәч акыллырак булып барырсың, дип бу уеннан кире чигендердек. Ул беркайчан да безгә каршы төшмәде.
Бишенче курстан соң армиягә бару теләге бөтенләй сүнде. Әмма без инде югары белеме булгач яхшы эшкә урнаша алсын, безнең кебек авылда интекмәсен, «кеше булсын» дип армиягә җибәрергә булдык. Хәзер бит үзегез беләсез, армиягә бармаган килеш яхшы эшкә алмыйлар. Шуннан декабрьдә армиягә озаттык. Шулай буласын белсәк, аяк терәп каршы торыр идек. Техник иминлек та, башкасы да үтәлмәгән.
Хәрби частьтәге офицерларга да әйттем: сау-сәламәт, спорт белән шөгыльләнгән, югары белемле егетне алып киттегез бит дидем. Гафу үтенәбез, диләр инде. Бу бит шимбә көнне төш вакытында булган. Ул аларның ял вакыты. Ник шулай килеп чыккан? Дневальный кая булган? Мондый очракта махсус кием бирелергә тиеш, ник аны бирмәгәннәр?», дип өзгәләнә Таһир абый.
Ул тикшерү тәмамланмыйча әлеге фаҗиганең нечкәлекләренә тукталасы килмәвен әйтә.
Фаҗига булырга бер сәгать кала гына Наил әтисенә шалтыратып хәлләрен сорашкан.
«Әтикәем, әникәем ничек хәлләрегез, дип шалтыратты. Гел шулай хәлне сорашып шалтырата иде. Әле бер көнне генә телефоннан сөйләшкәндә: «Улым, менә кайгырган идең, инде ярты елың гына калып бара дигәч, «әти син күбәйтәсең, миңа инде биш ай гына калды» диде. Ичмасам миңа кайчан булса да берәр дорфа сүз әйтеп үпкәләткән булса да бу кадәр авыр булмас иде. Гомерендә дә каты бер сүз әйткәне булмады.
Ул көнне «Аэродромда эшлибез, үлән йолкыйбыз» диде. Шуннан бер сәгать узды микән, мин чишмәгә суга барырга җыенып йөргәндә шалтыратты да: «Әтикәм, мин яндым бит. Миңа бик авыр», ди. Пештем дими, яндым ди. Шуннан артыгын сөйләшә алмадым. Абыем монда иде, тизрәк юлга чыктык. Ара 140 чакрым. 10 чакрым барган идек, тагын шалтырата: «Әтием чыктыгызмы инде?» ди. «Чыктык, улым. Ни булды, күзләрең исәнме?» дип сораша башладым». «Күзләрем исән, әти килгәч барысын да сөйләрмен» диде. Хәтта күз яше дә сизелмәде, гәрчә ул инде үзе телефонны тотып сөйләшер хәлдә дә булмаган. Номерны биреп башка кешеләргә шалтыраттырган. Шуннан тагын баргач: «Әти кая җиттегез?» дип шалтыратты. Шул вакытта мин аңа беренче тапкыр ялганладым, «хәзер улым килеп җитәбез» дидем.
Ул Шиган хастаханәсенә барыгыз диде. Анда барып җиткәч, рота командиры, хәрбиләр тора иде. Яхшыга өметләндек. Сөйләшкәч, тавышыннан сиздермәгәч, ул кадәр җитди дип уйламадык. Миңа бүлмәгә янына кереп хушлашырга кирәк булган шул. Кертмәделәр. Башта 80% янган диделәр. Аннары инде 95% янган булуы ачыкланды. Соңрак Сарытаудан пешкәннәрне дәвалау үзәгеннән килделәр. Петербурдан очкыч сорадылар. Оештыру белән бик күп вакыт узды. Шуннан безне янына керттеләр. Тулысынча бәйләгәннәр, ясалма сулыш алу аппаратын кабызганнар иде. Аннары Петербурга алып киттеләр”, ди Таһир әфәнде.
15 июль көнне туганнарына Наилнең гомере өзелүе турында хәбәр итәләр. Туганнары һәм Наилнең якын дусты Петербурга китә. Җәсадны очкыч белән хәрби частькә алып киләләр. Шуннан алып кайтып авыл зиратында җирлиләр.
«Хушлашуга шулкадәр күп кеше килде. Якын тирәдән урысы, мукшысы, чуашы барысы да бар иде. Сарытау шәһәреннән килгән мулла бу кадәр күп кеше булганны күргәнем юк иде дип әйтте. Наил үзе бит мәрхәмәтле иде. Беркайчан да кешене хурлап бер сүз әйтмәде. Күршебездә инвалид малай бар, аңа рухи ярдәм итә иде. Һәрвакыт сәдака бирергә тырышты. Хәтта студент булганда Сарытаудан килгәндә-киткәндә мәчет ящигына һәрвакыт сәдака сала иде. «Улым, син бит үзең дә студент» дия идем. «Юк, саласым килә» дип әйтә иде. Корбан бәйрәме җиткәч: «Әти корбан чалыгыз» дия иде. Ходай Тәгалә аны ни өчен алды — белмим. 21 мартта 24 яшь тулырга тиеш иде.
Сарытауда татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашып йөрде. Узган ел Казанда Дөнья татар яшьләре форумына да барды. Бик ошатып кайткан иде. Үзе яхшы булгач, дуслары да күп булды. Әле инстиутта бергә укыган дуслары үзен күрергә дип хәрби частькә дә бардылар.
«Жемчужина» отелендә эшләде. Бер тапкыр Мәскәүдән режиссер Олег Табаков тукталган булган. Анасына шундый яхшы малай тәрбияләгән дип чәчәкләр җибәрде. Шулкадәр яхшы холыклы иде. Шуларны уйлыйм да йөрәгем яна, үземне кая куярга белмим. Ничек яшәргә – белмим», ди Таһир әфәнде.
Гаиләгә әлегә бернинди компенсация акчасы түләнмәгән, әмма вәгъдә ителгән.
«Хатыным Фирүзә инде пенсиядә. Аңа хәрби әнисенә буларак югары пенсия билгеләнәчәк диделәр. Мин әле пенсиядә түгел. Путин (Русия президенты – ред.) карары белән бит хәзер пенсия яше арттырылды. Миңа пенсиягә чыгуны биш елга чигерәчәкләр дип әйттеләр. Без үзебез әле бу хакта беркая да мөрәҗәгать итмәдек» ди Таһир Акчурин.
Наил Акчурин белән бергә уйнап үскән тагын бер туганы (исем-фамилиясен язмауны үтенде) пешкәннәнне дәвалау өчен оештыру эшләре озак барды дип саный.
«Аларны Шиганга хастаханәгә алып киттеләр. Аннары төнлә генә, 12 сәгать узгач диярлек, өчесен дә боралак белән Энгельс шәһәренә, ә аннан Петербурга озаттылар. Ни өчен пешкәч үк Сарытауга пешкәннәрне дәвалау хастаханәсенә алып китмәгәннәр, гади машинада гади район хастаханәсенә озатканнар?» дип аптырый ул.
Туганы сүзләренчә, Наил сизенгән кебек армиягә һич барырга теләмәгән.
«Барырга микән, юк микән дип бик озак өзгәләнде. Бөтен дуслары белән киңәшләшеп чыкты. Бер дә барасы килмәде. Ул бит һәрвакыт хәрәкәттә булды. Армиядә булганда без телефоннан сөйләшеп тордык. Ул зарланмады. Аңа ошый иде», диде ул.
* * *
13 июль Наил Акчурин белән бергә булган 26 яшьлек сержант Валерий Мальковның тәне 100% янып икенче көнгә үлә. Джордж Авагян һәм Антон Финогенов берничә көннән Петербурда җан бирәләр.
Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан