Зәмирә Рәҗәпова: «Кызыгып, исәпләп тормыш иптәшен сайлау — ул 7-8 кешене бәхетсез итү»

-- Alfia

// Tatar Today //

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова язылучыларын борчыган сорауларны җавапсыз калдырмый. Бу юлы аңа ире турында: «Нәрсәсенә кызыккансыңдыр шул Максның?» — дигән эчтәлектәге сорау язганнар.

Зәмирә Рәҗәпова һәр кешенең үз кешесе булырга тиеш, һәм ул кешенең башкаларга ошавы мәҗбүри түгел, дигән фикердә тора. «Яраткан кеше бер генә була, башкаларны күрмисең дә. Кызыгып, исәпләп тормыш иптәшен сайлау —  ул, ким дигәндә, 7-8 кешене бәхетсез итү», — ди Зәмирә.

 

 

 

Мәгълүмат Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмыннан

 

Бәйле