Зөфәр Хәйретдиновны шатлыклы көне белән тәбриклибез!

-- Alfia

// Tatar Today //

Россия авторлар җәмгыятенең Татарстан вәкиллеге җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдиновның бүген, 5 август, 60 яшьлек юбилее! 

ТНВ каналында чыгучы «Адәм белән Һава» тапшыруыннан Зөфәр Хәйретдинов белән интервьюдан өзек:

— Иҗаттан тыш вакытыгызны ничек үткәрәсез?

— Бабай булдык дип, җылы түшәккә яту ягын карамыйм. Актив тормыш рәвешен яратам. Мөмкин булган кадәр, волейбол уеннарына йөрим. Вакыт барыбер үзенекен ала инде ул, элеккеге кебек, сикерә-сикерә, уйнап булмый. Киләсе елга алтмышны тутырабыз Алла боерса!

— Иҗатка карашыгыз үзгәргән, ә гаиләгә караш үзгәрәме?

— Гаиләгә карата караш яхшы якка үзгәрде. Чыннан да, гаиләнең тәме, рәхәтен, олыгая башлагач, аңлыйсың икән. Кеше кай чорда бер-береңнән туеп, аерылырга мөмкин дигән сорау биргәннәр. 5−10 ел эчендә аерылмасаң, аерылу пронценты кими. Без әлеге чорларны үттек Аллага шөкер. Бүген иң якын кешем — ул хатын.

 

 

 

Бәйле