Вакыт дигәне бер дә тик тормый: чаба да чаба. Эш – өй – эш. Бер генә минутка булса да туктап, уйланырга да вакыт юк. Кайсы юлдан барам, бүгенге тормышым хыялымдагы тормышка әзрәк булса да охшаганмы? Бәлки үзгәртергә соң түгелдер?
Бәйрәмчә бизәлгән чыршы каршына утырдым да, уйландым әле бер кич. Ханбикәнеке сыман матур күлмәк, кыйммәтле машина, бриллиант кашлы йөзек, затлы ресторан, 100 дән артык кунак. Үз йортыбыз, бала караучы… турында хыяллана идем. Ә чынлыкта исә безнең шәһәргә килгән бер хәерчедән авырга уздым да куйдым. Ул, авыл малае буларак, миңа тәкъдим ясады. Зур корсагым аркасында, туйда кигән күлмәгем бәрәңге капчыгына охшаган иде, төсе генә ак. Группадашымның “Жигули”е безгә “кортеж» булып торды, туебызда – биш кунак. Әти-әниләр дә килмәде, хупламадылар чөнки.
Аннан балалар туды. Дус, тыныч яшәдек кебек, ләкин авыр булды. Мин яхшы эшкә урнаша алмадым, балаларым еш авырды. Ирем эшләгән акча айныкы айга чак җитеп килде. Ә бит мин, юләр, үз машинабыз булыр, тун алып җибәрермен, диңгезләрдә ял итәрбез дип хыялланган идем. Ләкин иремә бер авыр сүз дә әйткәнем, төрттергәнем булмады. Иң мөһиме – эчми бит, димәк, зарланырга хакым юк.
Улларыбыз хәзер зурлар инде. Укыйлар. Иремнең эше дә, хезмәт хакы да яхшырды, үзем дә көн-төн чабам, ат урынына эшлим. Акча да бар. Ләкин элеккегечә хыялланып булмый. Иң начары шул икән. Чыршы каршына утырып элеккеге теләкләремне булса да язып чыктым. Иң беренче чиратта шуларны чынга ашырырга кирәк. Туйның 25 еллыгына булса да матур булырмын дип затлы күлмәк алдым. Килен белән кияү кебек фотосалонга кереп истәлеккә фотога төшербез. Бала чагымда хыялланганча, рәсем дәресләренә язылдым, яңа елдан соң ял көннәрендә йөрергә була. Әле җылы якларга да барырбыз, иншалла!
Чыганак: Сөембикә журналы