Табиблар билгесез авыру аркасында параличланган яшүсмергә диагноз куя алмый

-- Лейла

Яшүсмернең туганнары дөрес диагноз куя алырлык белгеч табу өчен 35 мең фунт стерлинг (2,7 миллион сумга якын) сарыф иткән.

Британиядә табиблар билгесез авыру аркасында параличланган яшүсмергә диагноз куя алмаган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Daily Mail таблоидына сылтама белән хәбәр итә.

2018 елның гыйнварында Лондон янындагы бистәдә яшәүче 16 яшьлек Валентино Эродоту күкрәгендә кискен авырту тоя. Соңрак хәрәкәт иткән вакытта кыенлыклар килеп туа. Соңрак Эродоту йөри алмас хәлгә килә һәм инвалид коляскасына утыра.

Табиблар аны гастриттан дәваларга тырышып карый, әмма бу ярдәм итми. Соңрак алар пациентта хроник арыганлык синдромы һәм глютен атаксиясе булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Әмма бу авырулардан дәвалау да тиешле нәтиҗә бирми.

Томография үткәрү һәм канга анализ ясау пациентта гадәти булмаган бер нәрсә дә тапмаганга, яшүсмернең әти-әнисе генетик тестлаштыру, шулай ук ревматолог һәм иммунологта тикшеренүгә өмет баглый. Шушы вакыт эчендә яшүсмернең туганнары дөрес диагноз куя алырлык белгеч табу өчен 35 мең фунт стерлинг (2,7 миллион сумга якын) сарыф иткән.

Чыганак: Татар-Информ

 

Бәйле