Казанда булган ЮТҺ нәтиҗәсендә 8 кеше зыян күрә. Авария көндез Царицыно бистәсендә булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Nissan шоферы борылышта идарәне югалта һәм каршы як полосага чыгып китә һәм Suzuki га бәрелә. Юл-транспорт һәлакәтләреннән алынган фотоларга караганда, ике автомобиль дә җитди зыян күргән.
ЮТҺ нәтиҗәсендә 8 кеше зыян күргән. Аларның берсен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә салалар.
Чыганак: “БИЗНЕС Online”