Җырчы Иркә: “Бик елый идем”

-- Alfia

// Tatar Today //

Татарстанның атказанган артисты Иркә үзенең балачак һәм яшүсмер чактагы хатирәләре белән бүлешә килә. Бу юлы да ул язылучыларына балачак мизгелләрен әти-әнисе сөйләгәннәргә таянып, тыңлаучыларына тәкъдим итә.

Иркә – гаиләдә бик көтеп алынган бала.  Әнисе 3 малайдан соң кыз туу шатлыгыннан елап җибәрә хәтта.

Әнисенә эшкә чыгарга кирәк булу сәбәпле, 1 яшьлек Иркәне балалар бакчасына йөртә башлыйлар. Анда җырчыны уртанчы абыйсы алып йөри. Аның вакыты булмаганда, кечкенә абыйсы алырга килә торган була. “Яшь арабыз 6 ел. Минем тәмлүшкәләремне дус малае белән ашый иде. Бик елый идем”, – ди Иркә.

Аның өчен балалар бакчасына йөргән дәвердә иң зур бәхет әтисенең трактор белән аны килеп алуы булган. “Ак колготкиларымны кара трактор маена буям кайта идем. Мин әти кызы”, – ди ул.

 

Мәгълүмат Иркәнең инстаграмыннан

Бәйле