Казанда ир-ат танышының 9 айлык баласын кыйнап үтерә

-- Alfia

Гадәттән тыш хәл 5 август кичендә, Фәттах урамындагы күпкатлы йортның бер фатирында була. Ир-ат үз танышы янына кунакка килә. Фатир хуҗабикәсе, яшь ана тугыз айлык кызын кунакка калдырып, кибеткә китә.

Әнисе юкта бала елаган, ә ир аны башына сугып “тынычландырган”. Әнисе  кызында кыйнау эзләре күрсә дә, медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итми. Нәтиҗәдә, 6 августка каршы төндә кыз үлә.

Аның үлеме факты буенча Россия Җинаять кодексының 105 маддәсе «кече яшьтәге баланы үтерү» буенча җинаять эше кузгатылган. Татарстан буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кеше үтерүче тоткарланмаган әле, аны эзлиләр.

 

Мәгълүмат: evening-kazan.ru
Фото: 56nv.ru

Бәйле