Коточкыч җинаять: Чаллыда хатын-кызны 23 тапкыр пычак белән кадап үтерәләр

-- Alfia

Чаллыда 66 яшьлек хатын-кызны 23 тапкыр пычак белән кадап үтерәләр.

5 август кич 45 нче номерлы комплекстагы бер йортның фатирында 23 тапкыр пычак белән яралган 66 яшьлек хатынның мәете табыла.

«Хатынның үле гәүдәсен күршеләре тапкан, алар тавыш ишеттеп киләләр. Алар пәйда булган вакытта хатын-кыз инде үлгән, ә үтерүче качкан булган», — дип сөйләде Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Шептицкий.

Әлеге факт буенча «кеше үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр дәлилләрне өйрәнә һәм җинаятьченең шәхесен билгели.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.ru

Фото: tomsk.ru

Бәйле