Винарис Ильегет тамашачыларны нәрсә белән шаккатырмакчы?

-- Лейла

//Tatar-today//Ләлә Маннанова

Җәй айларында җырчы Винарис Ильегет ныклап үзенең сольный концертына әзерләнә. Әзерлекнең  ничек баруын, җырчының яңа сезонга нинди планнары булуын белешер өчен, җырчы белән элемтәгә кердек.

 

—Винарис, яңа сезонга әзерлек ничек бара?

— Әзерлек бик яхшы бара. Яңа афишалар, яңа костюмнар эзерлибез, иң мөһиме яңа җырлар язабыз. Күп-күп итеп билетлар ясыйбыз.

— Яңа сезонда кайларда чыгыш ясарга планлаштырасыз?

— Киләсе сезонда без “Йолдызлы хит-парад” белән генә түгел, үзебезнең сольный концертларыбыз белән дә чыгыш ясаячакбыз. Яңа сезонда  Башкортстанда, Пермь краенда, Татарстан, Свердловск, Самара, Пенза, Ульяновск өлкәләрендә концертларыбыз булуы көтелә.

— Яңа сезонда тамашачыны нәрсә белән шаккатырырга җыенасыз? Ни өчен халык концертларыгызгы килергә тиеш дип саныйсыз? Халыкны үз концертларыгызга ничек җәлеп итәргә уйлыйсыз?

— Гомумән, безнең концертлар бик күңелле үтә. Без бары тик тере тавышка җырлыйбыз. Яңа җырлар әзерләдек, һәм дә инде, сәхнә буйлап йөгереп йөргән, минем 150 килограммым да бик үк начар түгелдер диеп уйлыйм. (көлә) Кешеләр карый һәм кызыксына.

Тамашачыны җәлеп итәр өчен реклама ярдәм итә. Ә концертта матур костюмнар, сәхнә бизәлеше, профессиональ вакалистлар, музыкантлар һәм дә инде биючеләр  тамашачыны үзенә карата.

Иң мөһиме – яңа һәм яхшы концерт программасы. Киләсе сезонда Башкортстаннан, Татарстаннан да җырчылар булачак. Күңелле һәм дәртле квнщик, юморист Фаил Баязитов концерт программасын алып барачак.

Бәйле