Зәмирә Рәҗәпова сәбәпләрен аңлатып дәүләт эшеннән китә

-- Лейла

Танылган алып баручы Зәмирә Рәҗәпова үзенең  ТНВдан китүен әйтә. “Барлык якларын уйлап, үлчәп, ирем белән сөйләшеп, шулай яхшырак булыр дигән нәтиҗәгә килдек,” – дип яза җырчы үзенең инстаграмында.

“ — Минем хәзерге тормышым бик вакыйгаларга бай, үземнең 9.00 дән 17.00 гә кадәр офиста утыруымны  күз алдыма да китерә алмыйм. Офиста үземне бикләп куя алмыйм һәм теләмим дә. Минем совет тәрбиясе, хезмәт кенәгәсе кайда да булса беркетелгән булырга тиеш, пенсия түләүләре булырга тиеш дигән фикерләр мине әлегә кадәр дә тотты. Ә рәсми з/п 15 000 сумнан кимрәк булса, мине нинди картлык көтә? Һәр кеше үзенең имин картлык турында яшь чагында ук уйларга тиеш.” – дип искәртә Зәмирә.

Мәгълүмат Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмыннан алынды

 

Бәйле