«Сәхнәгә менеп, колын бүләк иттеләр» — Идел Нургалинга тагын нинди үзенчәлекле бүләкләр бирәләр

-- Лейла

//Tatar Today//Ләлә Маннанова//

Артист тормышы, читтән караганда, бик кызык, көн дә концерт-тамашадан торган бәйрәм сыман күз алдына килә. Ләкин артист кешенең ярты гомере юлда уза, дигән сүз дә бар бит әле. Татарстанда да танылып килүче, Башкортстан җырчысы Идел Нургалин хәзерге вакытта туган ягы буйлап гастрольләрдә. Гастрольләр вакытында булган кызыклы хәл  белән  ул безнең белән дә уртаклашты.

— 3 ел элек Баймак районында концерт барышында, сәхнәгә менеп, колын бүләк иттеләр. Шуннан башлап ел саен төрле җирләрдә бүләк итә башладылар.

Менә узган атнаны шул беренче булып бирелгән бүләк үзе колынлады. Шуңа бик куанып йорим әле.

Хәзер миндә барысы 4 баш колын булды. Алар барсыда туган йортта, әти-әни карамагында. Ә мин менә печән әзерләмичә, гастрольләрдә йорим, — дип шаяра  Идел.

 

Шул вакыйгадан соң тагын ике җирдә “Ат булмаса да, бу да ярый” диеп ике сарык та бүләк иткәннәр әле яшь  җырчыга.

Бәйле