Армиядә билгесез рәвештә һәлак булган Илдарның әнисе: «Ике төн эчендә карчыкка әйләндем»

-- Alfia

29 июльдә Башкортстанның Алексеевка бистәсенә Екатеринбурда хезмәт иткән солдат Илдар Сираҗевның үле гәүдәсе табутта кайта. Армиягә исән-сау килеш озаткан ана улының үлеменә әле дә ышанмый. Баламның ни рәвешле һәлак булуын төгәл аңлатучы юк, электр аркасында үлеменә ышанмыйбыз дип өзгәләнеп елый ул.

Гөлсимә һәм Галинур Сираҗевлар гаиләсе миллионлаган гаиләләрдән бер ни белән дә аерылмый. Шулай ук тырышып-тырмашып дөнья көтәләр, акча җитмәгәндә кредит алып очны очка бәйлиләр. Гап-гади башкорт гаиләсе. Гөлсимә Уфа янында урнашкан Алексеевка бистәсендә агросовхозда хезмәт куя, ире дә шунда эшләп пенсиягә чыга. Галинур лаеклы ялда булса да, керем булсын өчен урам себерүче булып эшли. Ике бала үстерәләр: бер кыз, бер малай. Кызлары Гөлназга да, уллары Илдарга да белем бирергә тырышалар. Илдар механика, техника белән мавыкканга күрә ике дә уйламыйча автотранспорт техникумына укырга керә. Диплом алу белән армиягә чакыру да килә.

Сираҗевлар да башка гаиләләр кебек, Илдар армиягә бармаса, аннары эш табу авыр булыр дип хезмәт итәргә кирәк дигән карарга килә. Бер ел элек ата белән ана ватан алдында ир бурычын үтәргә кирәк, армия – илнең иминлек нигезе дигән фикер йөрткән булса, хәзер әни кеше никләр баламны армиягә җибәрдем дип кабер өстендә елый.

— Илдарга 20 яшь тулу белән армиягә алынды. Бер ел инде, үтә дә китә, качып йөреп булмый бит дип уйлаштык. Улыбыз да шундый фикердә иде. Кемдер акча төртеп улларын алып калалар дип ишетеп белә идем, әмма улым да кирәкми диде, үзебез дә начарлыкны уйламадык. Армиядә балалары үлгән ата-аналар турында ишетә идем, әмма ачып карап укымый идем, бервакытта да мондый фаҗига безнең гаиләдә булыр дип күз алдыма килмәде. Менә бит ул ничек була, — дип күз яшьләре белән сөйли Гөлсимә ханым.

Илдар Свердловски өлкәсендә хезмәт итә, аның 28831 санлы хәрби бүлеге Екатеринбурда урнашкан була. Кайтырга 4 ай калганда фаҗига була. 24 июль солдатлар Свердловски өлкәсенең Югары Пышма авылы тирәсендә хәрби полигонга бара. Илдар «Урал» машинасы базасындагы радиостанция янында торган була. Машинага ягылгач аны электр суга. Табиблар коткара алмый. Бу – рәсми версия. Илдарның үлеме турындагы таныклыгында шулай дип язылган.

Илдарның якыннары аның рота командилары, политрук башта төрлесен сөйләде дип әйтә.

— Без Илдар белән көн саен телефоннан сөйләштек. Аралашмаган, сәлам бирмәгән көн юк иде. 22 июль мин төнге сменага эшкә киттем, анда сөйләштек улым белән. 23 июль сөйләшмәдек, никтер шул бер аралашмаган көн калган, эш мәшәкатьләре, хуҗалык ыгы-зыгысы белән үтте. 24 июль җитте, Илдар шалтыратмады. Гадәттә, ул үзе уңайлы вакытта шалтырата иде. Ә булмады, балам мәрхүм булган икән, — дип дәвам итә Гөлсимә ханым. — Кичке 19.20дә булган бу хәл. Миңа шалтыратучы булмады. 25 июль иртән билгесез номердан шалтыраталар, тагын банк, кредит алырга кыстыйлар дип алмадым. Таң белән иремә урам себерергә ярдәм иттем, аннары икәүләшеп кура җиләген җыйдык. Аннары түләүләрем бар дип «Сбербанк»ка киттем. Шалтырату булды, тагын алмадым. Анда барып кергәч, SMS килде: «Телефоныгызны алыгыз яки үзегез шалтыратыгыз» дип язылган. Шалтыраттым. «Сезнең улыгыз үлде» дип хәбәр иттеләр.

Егылып китә яздым, минем шашыну башланды, банк кызлары ярдәмгә килде. Яңадан шалтыраттым, ышанмыйм бит. «Әйе, ялгышлык юк», диделәр. Ничек урамны чыкканны хәтерләмим. Иремә: «Илдар чирләгән, кайт әле» дип шалтыраттым. Машина йөртә бит, алай-болай авария булмасын дип курыктым. Аннары әйттем, ул да чак кына егылмый калды. Иртәгә туганнарга туйга барасы идек…

Екатерибурдан: «Сез киләсезме? Инде юлга чыктыгызмы? дип гел шалтыратып тордылар. Ачуым чыгып: «Баламны үле килеш алып кайтасым килми, исән-сау килеш кайтарыгыз, бармыйм» дип кычкырганымны хәтерлим. «Дөресме?» дим, тагын «Дөрес» диләр. «Ни булды?» дим. «Йөрәге туктаган», дип әйттеләр. Балам йөрәгенә бервакытта да зарланмады, сәламәт иде. Сәламәт булмаган икән, ничек ул медицина комиссиясен узган? Табиблар кая караган? Өйгә килгән район хәрби комиссары да шуны кабатлый – йөрәк эшчәнлегенең җиткелекле булмавыннан үлгән икән ди. Йөрәге авырткан бала булган икән, аны нинди акыл белән армиягә алганнар соң?

Рота командиры белән сөйләштем. Баланы нишләттегез дип елап ялвардым. Улымны сау-сәламәт килеш бирдем, нинди йөрәк авыруы турында сөйлисез дигәч, бераз вакыт узгач ул: «Илдарны ток сукты» дип әйтте.

Апаем Екатерибурда дәвалау уза иде, ерак түгел бит. Аңа SMS язгач та ул чыгып йөгергән. Аңа да йөрәге туктаган дигәннәр. Апам ток суккан бит дигәч, шундагы политрук: «Яланда нинди ток булсын, ни сөйлисез?!» дигән. Башка кеше исә апама да «Урал» машинасында ток бәргән дигән. Үлем кәгазендә дә ахыр чиктә шулай дип язылган.

Бу хәл ничек булган – билгесез. Безгә сөйләмиләр. Тиз генә солдатларны казармага алып кайтканнар бугай, артларыннан җыештырганнардыр, машиналарны алып киткәннәр. Берсе Илдарны аңын югалткан килеш чатырда таптык диде, икенчесе машина янында яткан ди, өченчесе ашыгыч ярдәм машинасы килеп алган, Илдар реанимациядә үлгән ди… Шулкадәр төрле мәгълүмат!

Дуслары берни әйтми, аларга сөйләмәскә кушылган дип аңладым. Илдарны соңгы юлга озатырга рота командиры, улымның дусты кайтты, Илнур Билалов – Бөрҗән районы егете. «Улым, мин бит әни кеше, дөресен сөйләп бир», дип ялвардым, шунда ук командиры тора иде, Илнур «Ярар» дип башын гына какты. Хезмәт итеп кайткач, сөйләр дип ышанам.

Гөлсимә ханым Азатлыкка сөйләгәндә «Урал» машинасында электр ут чыкканын башка егетләр дә әйткәнен искә ала. Берничә кеше ток булганын сизгән, әмма никтер ахыр чиктә Илдарны ул ничек үтергән дип аптырый һәм аның ток аркасында үлеменә ышанмый.

— Солдатлар гаепле түгел, ток сукканын әйткәннәр бит алар. Шулай булган икән, ул очракта ник җитәкчеләр карамаган? Иминлек техникасы бозылган булып чыга. Техника, машина тәртиптә булмаган димәк. Башка егетләргә дә ток суккан бит, әмма ник Илдарны гына үтергән? Мин аны анда үлгәндер дип уйламыйм. Улым машиналарны яхшы эшли иде, тавышыннан ук кайда нинди проблем барлыгын әйтә ала иде. Аны берәрсе машинасын карарга дип алып китәргә мөмкин, берәрсенең гаражында бу хәл булгандыр дип уйлыйм. Аннары гына китереп яткырганнар дигән уйлар килә, — ди Гөлсимә ханым.

Улын армиядән алып кайтып җирләгән ана адвокат эзли, ул Башкортстанның солдат аналары комитетына мөрәҗәгать итеп ярдәм алуына өметләнә. «Күпме көчем бар, шулкадәр тикшерү уздырырга тырышам. Әлегә мин өченче каттан да төшә алмыйм, өй эчендә генә йөри алам. Көчем юк. Илдар үлде дигәннән соң үземне көзгедән күрдем – карадым, үземне танымадым. Ике төн эчендә карчыкка әйләндем», дип сөйли ул.

Улым ватан алдында бурычын үтәсен дидек. Ышанып җибәрдек армиягә. Энеләрем Чечняда ут арасында йөреп кайтты. Алар исән-сау кайтты, улым да чыныгып кайтыр дип уйладык. Нигә кирәк булган?

— Уллары булган ата-аналарга ни диим, мөмкинлекләре булса, җибәрмәсеннәр. Хәзер уйлыйм: кредит алып булса да, армиягә җибәрмәс идем. Армия кирәк нәрсә түгел икән ул. 5 балаң булса да, бер балаң булса да, аны үле килеш күрү – коточкыч фаҗига. Ничек яшәргә хәзер?

Кулы эш белә иде, кояш баласы кебек балкыр иде. Ике баламны да көтеп алдым. Аралары –10 ел. Яратылып кадерләнеп үсте икесе дә. Илдар эшләп үсте. Техникум дәресләренә барыр өчен эштән бер сәгатькә сорап китә идем. Аның чыгышларын карый идем дә канатлынып кайта идем. Төшке ашсыз, тамагым ач булуын да сизмичә, аягым җиргә тимичә йөгереп йөрдем. Улыма: «Яхшы укыйсың, улым, рәхмәт» дип аркасыннан сөя идем. Киемнәре, итекләре тора, карыйм да елыйм, тынгы таба алмаячакмын.

Татарстанның «За сыновей» солдатларның хокукларын яклау оешмасы җитәкчесе Герман Алеткин Азатлыкка армия сафларында ничә солдатның үлгәне турында төгәл статистика юк дип сөйләде.

«2008 елдан бирле Русия саклану министрлыгы бу мәгълүматны яшерә. 2008 елга кадәр бу ачык чыганакларда бар иде, хәзер юк. Без төрле чыганаклардан эзлибез, табабыз. Безнең фикеребезчә, елына 400 егет вафат була. Ягъни көн саен армиядә бер солдат үлә булып чыга. Бу очракларга уставка сыймаган мөнәсәбәтләр аркасында һәлак булучылар да, үтерелүчеләр дә, кыйнаулар да, бәхетсез очраклар да, җәрәхәтләр алучылар да, үз чирләреннән үлүчеләр дә керә. Нинди чир, диагнозлар белән кайтарылу турында да мәгълүмат юк.

Армиядә 4нче стадия яман шеш белән авыручылар да пәйда була, пневмониядән үлүчеләр дә очраклары теркәлә, танк астына да керә, әллә нинди очраклар бар.

Ата-аналар безгә еш мөрәҗәгать итә. Төп сорау икәү. Аның берсе – солдатны ничек кире кайтарырга, чөнки бала авырый. Аркасы авырта, бөгелә алмый, кан басымыннан башы әйләнеп егыла солдат. Ә командирлары моны ялган, хәйлә дип кабул итә. Чакырылу документларына караганда, солдат сау-сәламәт.

Икенче сорау – бер хәрби бүлектән икенчесенә күчерү мәсьәләсен хәл итү. Була андый хәлләр, кешеләр арасында мөнәсәбәтләре уңай булмый. Йә ата-анасы инвалид, йә баласы кечкенә булып солдатны өйдән еракка хезмәт итәргә җибәрәләр.

Солдат һәлак булган икән, ата-аналарына көчле адвокат ялларга кирәк булачак. Бу – җинаять эше. Гап-гади кеше монда берни эшли алмый. Бусы – бер. Икенчесе – ата-ананы зыян күрүче итеп тану да кирәк. Зыян күрүче статусы юк икән, алар беркем дә түгел, аларга бер мәгълүмат та бирелмәячәк. Болар эшләнгәч, бәйсез экспертиза булырга тиеш. Кызганычка, бу эrcгумациягә кадәр җитәргә мөмкин. Документлар соралып алынырга тиеш, әмма алар аны йә бирмиләр, йә алар юкка чыгарыла, йә мөһим очраклар кәгазьгә теркәлми кала. Кайчак солдат гомумән башка эштә йөргән булып чыга. Офицер белән түбәне кардан чистарта да аның башына кар яки эш коралы төшәргә мөмкин. Иминлек техникасы турында аңлату булганмы, солдат кул куйганмы – болар барысы да документларда булырга тиеш», дип сөйләде Алеткин.

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле