Татарстанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Бүген, 8 август, Татарстанда бераз җылытачак, әмма республика территориясендә һава торышы болытлы һәм дымлы булып калачак.

Көндезге вакытта республика территориясендә явым-төшем көтелә. Җил көнбатыштан көньяк-көнбатышка юнәлешне үзгәртә – бүгенге көннән аермалы буларак, ул уртача булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Тәүлекнең якты вакытында һава температурасы +17дән +22 градуска кадәр булачак. Республиканың көньяк һәм көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

 

Мәгълүмат:  tatar-inform.tatar

Бәйле