Новороссийсктагы автобуста зыян күрүчеләр арасында Яр Чаллыда яшәүчеләр дә бар. Бу хакта «Татар-информ» МА хәбәр итте.
Кичке сәгать унда Краснодар краенда Новороссийск-Керченский трассасының 16 нчы чакрымында «Эллада» шифаханәсе экскурсия автобусы җиңел машина белән бәрелешкән. Бәрелешү нәтиҗәсендә автобус текә ярдан очкан.
Юл-транспорт һәлакәтендә 32 кеше зыян күргән, бер олы кеше һәм ике бала һәлак булган. Агентлыкның үз чыганагы хәбәр иткәнчә, автобусның зыян күргән пассажирлары арасында Чаллыда яшәүче ике кеше – 20 яшьлек егет һәм 17 яшьлек кыз булган.
«Татарстанның ике кешесе ЮТҺдән соң Новороссийскның 1нче номерлы Шәһәр хастаханәсенә уртача авыр хәлдә хастаханәгә урнаштырылды»,-дип аныкладылар «Татар-информ» МА Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Чыганак: ren.tv