2020 елдан башлап Татарстанда балалы гаиләләр өстәмә түләүләр алачак

-- Alfia

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертеләчәк. Бу хакта журналистларга Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтте.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары буенча 2020 елның 1 гыйнварыннан республикада балалы гаиләләр өчен өстәмә түләүләр кертелә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләр балалар бакчалары өчен түләүдән азат ителә. Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр, 3 яшькә кадәрле балага 10 мең күләмендә электрон сертификат алачак. Бу акчалар дарулар сатып алу өчен бирелә”, — диде министр.

Министр әйтүенчә, һәр гаиләдә дә даруларга тотылган чыгымнар тулы бюджетның шактый өлешен тәшкил итә. Кечкенә балалары булган гаиләләрдә мондый чыгымнар аеруча сизелә. Шуңа күрә 3 яшькә кадәрге бала тәрбияләүче, аз керемле яшь гаиләләр өчен бу зур ярдәм булачак.

“Моннан тыш, биш һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдәге һәр әгъзаның керемен яшәү минимумы белән тигезләү өчен 2020 елның 1 гыйнварыннан пособие кертеләчәк. Яңа елдан соң аз керемле 627 гаилә һәр кеше өчен ай саен 4 мең сумнан артык акча. Без мондый демографик чаралар балалы гаиләләргә ярдәм итәр дип уйлыйбыз”, — диде Зарипова.

Ул китергән мәгълүматлар буенча, балалы гаиләләр өчен Татарстан бюджеты чыгымнары 21 процентны, ягъни 77 миллиард сумны тәшкил итә . Бу сәламәтлек саклау, мәгариф һәм мәҗбүри медицина иминияте фонды системасының гомуми чыгымнары.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле