Татарстанда юл һәлакәте: машина йөртүченең җавапсызлыгы аркасында кеше гомере өзелә

-- Alfia

Татарстанда 49 яшьлек исерек шофер зур тизлектә каршы як полосага чыгып байкерны бәрдерә. Мотоцикл йөртүче урында ук җан бирә. 

«8 августта 49 яшьлек “Мазда” автомобилен йөртүче исерек килеш руль артына утырган, тизлекне сакламаган һәм каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек ир-ат утырган “Ява ” мотоциклына бәрелгән», — дип хәбәр итәләр эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, мотоциклчы имгәнүләр алган һәм вакыйга урынында вафат булган. Һәлакәт сәбәпчесен хастаханәгә китергәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машина йөртүче узган елның октябрендә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

 

Мәгълүмат: vatantat.ru
Фото: dev.tatar-inform.ru

Бәйле