Алдагы көннәрдә Казанда нинди һава торышы көтелә?

-- Alfia

Якын көннәрдә Казанда һава торышы тотрыксыз булачак. Бу турыда КФУның матбугат хезмәте Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцевка сылтама белән хәбәр итә.

«Якындагы декадада Татарстан башкаласында һава торышы тотрыксыз булачак, тәүлеклек уртача температура күрсәткечләре нормадан 4-5 градуска түбәнрәк булачак», — диде Юрий Переведенцев.

Аның сүзләренчә, явым-төшем көтелә, температура 17 градуска кадәр төшәргә мөмкин.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, ял көннәрендә бераз яңгыр көтелә, аязучан болытлы һава була. Шимбә көнне көндез температура 22 градуска кадәр күтәрелә, төнлә 13 градус җылы була. Якшәмбе көнне һава температурасы көндез 17 градус, төнлә 9 градус җылы булачак.

Дүшәмбе көнне Казанда болытлы һава була, кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез 16 градуска кадәр һәм төнлә 8 градуска кадәр җылыта.

Сишәмбе, 13 августта, кояшлы һәм явым-төшемсез була. Көндез 18 градус җылы, төнлә 10 градус җылы. Чәршәмбе көнне, 14 августта, янә яңгырлар көтелә.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

Бәйле