9 айлык баланы кыйнап үтерүче: «Көйсезләнә башлагач, башына биш-алты тапкыр суктым бугай» [видео]

-- Лейла

Казан суды тугыз айлык кызны үтерүдә шикләнелүче автобус йөртүчесен кулга алган.

Ул кеше үтергән өчен төрмәдә утырган була инде,вакытыннан алда азат ителгән.

Ул көнне Елизаров «Салават күпере» торак комплексында яшәүче танышы янына кунакка килгән. Әнисе булмаган арада кыз елый башлый. Елизаровка бу ошамый.

Сорау алу вакытында хөкем ителүче үзен шактый ваемсыз тота. Сабыйны нигә кыйнаганын белми, чөнки исерек булган. Тугыз айлык баланың башына һәм корсагына сукканын гына искә төшерә.

— Башына биш-алты тапкыр суктым бугай, хәтерләмим, — дип белдерә гаепләнүче.

48 яшьлек Елизаровның ике баласы бар, шуларның берсе балигъ булмаган. Ул үз гаебен тулысынча таный һәм тиешле күрсәтмәләрне бирә. Ирне суд залында сак астына алалар.

Кызның әнисе судка килми. Аңа да җәза яный.

Чыганак: кazanfirst.ru

Бәйле