Казанда юл һәлакәте, зыян күрүчеләр бар

-- Alfia

Казанда автобус йөртүче светофорның кызыл утына чыгып, автомобильгә бәрелгән. Машина йөртүче һәм пассажир хастаханәгә озатылган. Бу хакта инстаграмда Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтенең рәсми битендә хәбәр ителә.

«Бүген иртән Ибраһимов һәм Волгоград урамнары чатында автобусның 35 яшьлек йөртүчесе, алдан алынган мәгълүматларга караганда, светофор сигналына игътибар итмичә, кызыл утка чыккан һәм «Черри» автомобиле белән бәрелешкән», – диелгән социаль челтәрдәге хәбәрдә.

 

 

Мәгълүмат:tatar-inform.tatar
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий