Актаныш үзәгендәге “Актаныш басмалары” скверында фаҗига була

-- Alfia

Актаныш үзәгендәге “Актаныш басмалары”  скверында моңа кадәр гадәттән тыш хәлләрнең  теркәлгәне юк иде.  Халык телендә “дамба” дип йөртелүче буада 10 августта районда яшәүче батып үлгән.

Фаҗига хакында  хәбәр Актаныш районы буенча Гражданнарны яклау идарәсенә 17 сәгать 39 минутта килеп ирешә.  Буа ярында яшәү билгеләре сизелмәгән ир-ат гәүдәсе  яту хакында иң башта  информация районның эчке эшләр бүлегенә керә. Урынга  җаваплы затлар юл ала.

“Актаныш басмалары” буасының тирәнлеге 2-4 метр,  буа төбе комлы, урыны белән ләмле. Буа озынлыгы якынча 500 метр. 

Гадәттән тыш хәлне үз күзләре белән күрүчеләрнең сүзенә караганда,  1958 елгы Актаныш авылы гражданы буа янына килгәндә исерек хәлдә була.Ул, чишенеп, башта бил тиңеннән, аннан инде тулысынча суга чума  һәм бата. Ярга үле гәүдәне билгесез ир-ат чыгара һәм фаҗига урыныннан китеп бара.

 

Мәгълүмат: aktanysh-rt.ru

Бәйле