Казаннан чыгу урынында М7 юлында гадәттән тыш хәл

-- Alfia

Казаннан чыгу урынында М7 юлында автоцистернадан куркыныч матдә агу сәбәпле, хәрәкәт туктатылган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Питрәч районы Званка авылы янында М7 трассасының 829нчы чакрымында гадәттән тыш хәл булды. Трассада Бельгиядән Стәрлетамакка тригонокс ташучы автоцистерна туктаган. Суыту җайланмасы ватылу сәбәпле, куркыныч матдә аккан», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Урынга 126нчы номерлы янгын сүндерү-коткару часты хезмәткәрләре, Казан янгынчылары барган. Зыян күрүчеләр юк.

  • Тригонокс — төссез сыеклык. Матдә каты ышкылудан һәм бәрелүдән шартларга мөмкин. Тән тиресенә эләккән очракта дерматит чире китереп чыгара. Организмга эләккәндә, үзәк нерв системасына йогынты ясый. Тригонокс үзе янгын һәм шартлау куркынычы тудыручы катнашма булып тора.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, юлда хәрәкәт туктатылган. Татарстанның ЮХИДИ мәгълүматы буенча, автоинспекция юлның әлеге участогын урап узуны оештырган.

Гадәттән тыш хәл урынына куркыныч матдәгә сибү өчен ком китерелергә тиеш.

 

Мәгълүмат: tatar-inform.tatar

 

Бәйле