«Әтием мин кечкенә чакта ук үлгән. Мин үги әтинең тәти курчагы идем…»

-- Лейла

Таң атып килә. Күгелҗем күктәге берән-сәрән йолдызлар да таң нурында эреп юга­ лалар. Иртәнге кояш нурлары агач башларына, биек йорт­ ларның тәрәзәләренә кунып, яңа көн уянганны хәбәр итәләр. Шәһәр йоклый әле, шә­һәр тып-тын.
Шул тынлыкны ярып, унар катлы йортлар янына көмеш төсендәге шәп машина килеп туктады. Ишек ачылды, аннан бер кыз күренде. Әллә этеп төшерделәр, әллә үзе җиргә җайсыз басты, ул, чайкалып китеп, юл буендагы яшел чи­рәмгә ауды. Машина ишеген шапылдатып ябып, кузгалып китте.
Буйга җитеп килә торган бу кыз бала исерек иде. Көн дә шулай, кичтән алып китә­ләр, иртән китереп куялар. Дөресрәге, элек шулай иде, хәзер китереп ташлыйлар. Көндез ул йоклый, ял итә: юы­на, бизәнә, тагы ниләрдер эшли, кич җиткәнне көтә.
Баштарак ул матур киенә, үзеннән күпкә олы яшьтәге ир-атлар белән затлы ресто­раннарда була, талгын музыка тыңлый, вальс әйләнә, үзенә сокланып караган, ягымлы сүз­ләр әйткән кешеләрне ярата иде. Соңгы айларда элекке матур абзыйлар каядыр югал­ды, аларны әрсез егетләр, тозсыз шаяртулар, усал күз карашлары алыштырды. Аны көчләп эчертәләр, төн үткә­рергә әле берсенә, әле икен­чесенә бирәләр, таң атканда гына бөтен хәлен, котын алып өенә китереп ташлыйлар…
Ярый әле матурлыгы бар. Анысы да бетсә… Кыз инде аягына баскан, якындагы ка­енга барып сөялгән иде. Әле генә башына килгән уйларын бер җепкә тезәргә тотынды. Иртәнге салкынча җил аны ай­нытып җибәрде бугай, кыз бала, сәдәпләре ычкынган кофтасын рәтләргә азапла­нып, балчыкка буялган кулла­рына карады да елмайгандай итте: “Йә, ярар, имиеңне кү­рәләр дисеңмени, күренмәгән җирең калмады бит инде, күрсеннәр…” — дип сөйлән­де. Озын буйлы, ак каендай сылу гәүдәле кыз өстендәге затлы кофтасына пычрак ку­лын сөртте. “Барыбер юасы, майлы куллар өс-башымны гына түгел, тәнемне, җаным­ны да пычраттылар инде”, дип уйлады бугай.
Шул арада әллә каян гына чыгып кыз янына килгән көчек, нечкә койрыгын болгап, кызыксынып аңа карап тора башлады.
– И бәгырькәем, — диде кыз, — карама миңа, мин дә
синең хәлеңдә бит. Урам эте бит без икебез дә, иясез җаннар. Бар, бар кит, ачуымны китереп торма…
Көчек китмәде. Әллә аң­ламады, әллә үзе ише бәхет­ сез җанны ташлап китәсе килмәде: кызның аякларына борынын төртте. Кыз иелде, салкыннанмы, куркуданмы дер-дер килгән көчекнең ба­шыннан сыйпады, ак муе­нындагы кара муенчагын рәт­ләде.
– Кыскан бит муеныңны, китер, салдырыйм әле, менә ничек матур булдың, Акмуен, исемеңне әйтмисең инде син, Акмуен булырсың, яме?
Ягымлы, назлы тавышны сагынган иде бугай көчек. Ярар, дигәндәй, нечкә генә итеп өреп куйды.
– Сине дә куып чыгар­дылармыни? Ни гаебең булды соң синең? Өйгә кайтмый йөрдеңме, хуҗаңны тыңлама­дыңмы? Сезгә, этләргә, ни эшләсәң дә ярый бит, безгә, кешеләргә генә ярамый ул, ярамый. Кеше күзеннән төш­кән, пычрак кулъяулык хәлендә калган кызларга бездә “урам эте” диләр. Әни әйтә иде, кыз бала таслап салынган ефәк, дип. Кыз баланың хәле кыл өстендә, кылдан төшсә ил өстендә, дип тә әйтә иде. И әни, энекәем, белмисең бит хәлләремне…
Кыз бала үксеп елап җи­бәрде. Каршысында аны тыңлап торган көчекне кулына алып күкрәгенә кысты.
– Ә син беләсеңме, мин ничек бу хәлгә калдым? Сөйлимме? Тукта, төшми тор, җылын. Мин бит аны башка беркемгә дә сөйли алмыйм, ул минем газаплы серем, җаным­ны суырып алган язмышым.
…Зарема исемле мин, шәһәргә килгәч, шундый кушамат тактылар. Әни куш­кан исемем Зарифа — зар- моң, сагыш, күз яшьләре — туганда ук исемемә язып куйганнар. Әтием мин кечкенә чакта ук үлгән, мин үги әти кулында үстем. Мин аның тә­ти курчагы идем. Башта иркәләде, ни теләсәм шуны алып бирде. Аннары… аннары үзенеке итте. Син аңлый­ сыңмы, унике яшемдә мин хатын идем инде. Яшьлек мәхәббәтендә янмадым, дус кызларым, иптәш егетләрем булмады, бер тапкыр да “яра­там” дип әйткәнемне хәтер­ ләмим. Әнием берни сизмәде, ул мине элеккечә “кызым” дип саклый, ярата иде. Мәктәпне әйбәт тәмамладым. Әти-тәти мине институтка кертте, һәм, озакта үтмәде, үзенең начальнигына “төртте”. Әйе, син аңлыйсыңмы, мине сатып ул үзенә акчалы урын алды. Әлеге начальник, менә мон­дый дәү корсаклы, пеләш башлы бабай, миңа әнә теге йорттан бер бүлмәле фатир алып бирде. Шуннан китте инде. “Зарема, Заремочка, син минем куанычым, юаны­чым”, — кыз әлеге картның кыланмышларын күз алдына китереп, җирәнеп төкереп куйды.
Көчек, акыллы күзләрен аңа төбәп, кызны тыңлагандай тора иде.
– Нигә тешләмәдең, ник куркытмадың ул явыз бәндәләрне? — дип сорыйсың инде син, әйеме? Юк шул, куркыта алмыйм, ихтыярсыз мин, күндәм. Кечкенәдән үк әнием олылар кушканны тың­ларга өйрәтте: “Карышмаска, үз сүземне әйтмәскә кирәк, олылар синнән күбрәк белә­ләр”, — ди иде. Менә шулай үз-үземне яклый алмыйча үстем, хәзер дә куркам. Әйдә, дисәләр — барам, кит, дисә­ләр — кайтам. Хәзер минем теге бабаем да юк инде, төн саен яңа кешеләр ала мине, кая барганымны да, кем белән булганымны да белмим.
– Ник качмадың, дисең­ме? Качып карадым, әни яны­на авылга кайткан идем. Атна дигәндә килеп җиттеләр. “Синең өчен без акча түләдек, кайтмасаң, үтерәбез”, — дип куркыттылар. Әниемне кыз­ганам, җир үкереп елап калды мескенем. Инде үземә дә ошый бу хәлем. Эш дип, акча дип баш ватасы юк, киендерәләр, ашаталар, эчертә­ ләр. Бер дә эчмәс идем дә… Ә минем шундый да яратасым килә, Акмуен, ярата-сы-ым…
Таң атып килә. Бәлки, Зарифаның да таңыдыр бу. Моңа кадәр беркайчан да үзе турында болай ачынып уйлан­ ганы юк иде бит әле аның…

Чыганак: Сөембикә  журнал

Бәйле