Узган шимбәдә, 10 августта, 22 сәгатьтә, Чаллыда ЗЯБ бистәсенең 17 нче комплекстагы йортына бер хатын-кыз ашыгыч ярдәм чакырта.
Ул очраклы рәвештә йөрәгенә пычак белән кадаган 45 яшьлек ир-атның медицина ярдәменә мохтаҗ булуы турында хәбәр итә. Ир-атка тиз арада операция ясыйлар. Хәзер ул табиблар күзәтүе астында. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
Мәгълүмат: chelny-izvest.ru